Бүген Уфада Радий Хәбиров Бөтендөнья башкортлар корылтае президиумы әгъзалары һәм республиканың район-шәһәрләре корылтайлары рәисләре белән очрашты. Очрашуның төп максаты - башкорт телен саклау һәм үстерү буенча фикер алышу.
Әйткәндәй, кичә җирле корылтайлар рәисләре стратегик сессиядә 300дән артык тәкъдимнәр әзерләгән иде.
“Игълан ителгән Башкорт теле көне зур әһәмияткә ия булыр дип ышанам. Без телне кабул итүне үзгәртергә тиеш. Аны көчләп тагарга кирәкми, киресенчә, телнең никадәр матур, борынгы, зирәк булуын, ахыргача ачылып бетмәгәнлеген күрсәтергә кирәк. Аны республикада гына өйрәнеп калмыйча, чит төбәкләргә дә чыгарырга кирәк. Башкорт теле Башкортстан чикләреннән чыксын өчен көч салырга кирәк, матур, зирәк башкорт мәкальләрен русиялеләр кулланылышына кертү турында уйланырга кирәк”, - диде республика башлыгы Радий Хәбиров.
Бөтендөнья башкортлар корылтае 2020 елны Башкорт теле елы итеп игълн итәргә кирәк дигән тәкъдим белән чыкты. Радий Фәрит улы бу тәкъдимне хуплады.
Очрашу вәкилләре “Башкорт теле атналыгы” эстафетасын үткәрү, мәктәпкәчә балаларга белем бирү оештыру, авыл театрларын үстерү, яшьләрне Бөтендөнья башкортлар корылтае эшенә җәлеп итү темалары буенча фикер алышты.