Салават шәһәрендә үткән “Үсеш территориясе” форумы очрашуларга, фикер алышуларга, аралашуларга бик бай булды. Һәрбер платформа үзенә аерым бер мәйданда үтте.
“Һәркем җиңә ала” физкультура-спорт платформасы “Нефтехимик” спорт сараенда старт алды. Биредә 284 укучы 10 спорт юнәлеше буенча эшләде. Махсус кунаклар да бар иде – алар кикбоксинг буенча 41 мәртәбә чемпион, кикбоксинг буенча халыкара спорт мастеры, “Русия рекордлар китабы” рекордсмены Вил Габдуллин һәм Русия шорт-трекисты, Русиянең атказанган спорт мастеры, олимпиада уеннары чемпионы Семен Елистратов.
“Лидер траекториясе” платформасы шәһәрнең 1нче лицеендә үтте һәм һөнәри, шәхес үсешкә багышланды.
Салават музыка колледжы иҗат белән дус балалар өчен җыелу урыны булды. “Сәнгать яшәү стиле буларак” мәдәни-иҗат платформасы кысаларында форумда катнашучылар кул эшләреннән оештырылган күргәзмәләр карады, иҗат турында экспертлар белән сүз алып барды, художество осталыгы, хореография, театраль осталык буенча мастер-класслар карады.
“Дөрес хайп” медиа-платформасында катнашучылар “Нефтехимик” ял һәм иҗат үзәгенә җыелды. Ничек журналист булырга? Телевидениедә алып баручылар, блогерлар нинди сыйфатларга ия булырга тиеш? Блоггинг нәрсә ул? Популяр журналист, блогер булу өчен нишләргә? Шушы сорауларга җавапларны республиканың танылган блогерлары һәм журналистлары бирде. Бу платформа безгә, “Өмет” гәзите журналистларына да бик кызык һәм фәһемле булды.
Автор фотосында: "Өмет" гәзите журналисты Руфина Таҗиева форум барышында.