Мәгариф, мәгърифәт
14 Декабря 2019, 12:42

Каринэ Хәбирова – форум кунагы

"Үсеш территориясе" форумын ачу тантанасында яшьләрне һәм үсмерләрне Каринэ Хәбирова сәламләде.

Добавить в предпочтительные источники Google

Салават шәһәрендә әлеге вакытта баручы форумның максаты - үсмерләр һәм яшьләр инициативаларына таяныч күрсәтү, үзләренең мөмкинлекләрен тормышта ашыруда ярдәм итү, аларның компетенция дәрәҗәсен күтәрү.


Форумны ачу тантанасында яшьләрне һәм үсмерләрне Каринэ Хәбирова сәламләде. " Бүген биредә иң активлар, мөмкинлекләргә ия булганнар җыелды, - диде ул. - Сезне "Үсеш территориясе" беренче форумында сәламләвемә бик шатмын. Бу проект дәвам итәчәк, республика буенча арытабан атлаячак. Бүгенге программа сезнең өчен кызыклы булыр дип ышанам: нинди дә булса яңалыклар белерсез, яңа дуслар табарсыз һәм тормыш юлыннан алар белән бергә атларсыз. Барыбызга да уңышлар телим!"

Читайте нас