Барлык яңалыклар
Мәгариф, мәгърифәт
14 декабрь 2019, 23:05

Гимназиядә- башкорт теле көне чаралары

Республика Башлыгы Радий Хәбиров тарафынан 14 декабрь, Башҡорт теле көне, дип игълан ителде.

Республикада бу көнгә арналган төрле эчтәлекле, мавыктыргыч чаралар үткәрелде. 65 нче санлы Татар гимназиясе укучылары һәм укытучылары да бу чараларда актив катнаштылар. Гимназиядә башкорт халыҡ әкиятләренә нигезләнеп, 4-7 сыйныф балалары арасында, “Әкиятләр иленә сәяхәт” дигән рәсем бәйгесе үткәрелде. Башкорт теле буенча 7 сыйныфлар, “Кем якшырак белә?” дигән викторина оештырды.
Мостай Кәрим исемендәге “Милли яшьләр” театрында, 7-8 сыйныф укучылары Мөхәммәтша Бурангуловның “Башкорт туе” тамашасының премьерасын карадылар. Милли традицияләр, гореф-гадәтләр белән үрелеп барган бу тамаша мәдәниятебезне, гореф-гадәтләребезне хөрмәт итәргә, саклап калырга өйрәтә.
Өлкән сыйныф укучылары, халкыбызның горурлыгы булган шагыйрь, язучы һәм драматург Мостай Кәримнең юбилеена багышланган “Милләтнең воҗдан тавышы” дигән әдәби кичәдә катнашты. Балалар олы шәхесебезнең тормышы, ижаты белән таныштырдылар, төрле әсәрләреннән өзекләр укыдылар. Мостай Кәрим шигырьләренә язылган җырлар тыңладылар.
Читайте нас: