Федерация Советы утырышында, ил күләмендә укытучыларның окладын тигезләүнең бердәм системасын булдыру кирәклеге хакындагы көнүзәк мәсьәлә каралды.
Сенаторлар әлеге системаны эшләүгә бер еллап вакыт үтәчәк дигән фикердә. Бүгенгесе көндә төбәкләр арасында укытучыларның оклады 6 тапкырга аерыла. Нәтиҗәдә, тулаем хезмәт хакында да шундый ук аерма килеп чыга. Мисал өчен, Мәскәүдә укытучы 120 мең хезмәт хакы алса, Махачкалада ул 20 мең тирәсе генә.
Федерация Советы утырышында дәүләт оешмасының фән, мәгариф һәм мәдәният комитеты рәисе урынбасары Виктор Смирнов: “Федераль күләмдә укытучылар һәм тәрбиячеләрнең хезмәт хакы буенча бердәм нормативлар эшләнмәгән һәм бу тигезсезлеккә китерә”, – дип чыгыш ясады. Русия Хөкүмәтендә сенаторларның тәкъдименә колак салырлармы? Бу тәкъдим буенча гади укытучыларның фикере нинди?
– Минем уемча әлеге тәкъдимне илнең барлык укытучылары да зур өметләр белән хуплап чыгачак. Моны күптән эшләргә кирәк иде инде. Хөкүмәт әгъзалары, ил буенча эшлекле сәфәрләре вакытында, бу проблеманы күреп һәм ишетеп торалар бит. Ил җитәкчесе Владимир Путин 2012 елдагы май указларында ук, шушы мәсьәләне күтәреп, “укытучыларның хезмәт хакы төбәктәге уртача хезмәт хакыннан түбән булырга тиеш түгел” дип максатлар куйган иде. Тик бу указ тулысынча үтәлә дип әйтеп булмый. Гомумән, бүгенгесе көндә хезмәт хакы түләүдә зур җитешсезлекләр бар. Советлар Союзы вакытында шундый зур дәүләттә дә бердәм тариф сеткасы эшләп килде. Укытучыларның хезмәт хакында оклад өлеше һәрчак тигез булды. Калганын төбәкләр үзләре карап, район коэффициентлары һәм башка өстәмә түләүләр белән хезмәт хакын күтәрә иде.
Бүгенгесе көндә хезмәт хаклары, хәтта бер шәһәр эчендә дә күпкә аерыла. Мәсәлән, безнең Петрозаводск шәһәрендәге бер мәктәптә 18 сәгать дәрес алып барган өчен 9 мең 700 сум оклад куелган, ә икенчесендә 8 мең 200 сум тәшкил итә. Кайбер төбәкләрдә укытучылар тулаем алганда 12-16 мең сум хезмәт хакына көн күрә. Яңа эшли башлаган укытучылар бигрәк тә авыр хәлдә. Шуңа күрә яшьләр мәктәпкә килми дә инде. Килсәләр дә, ике елдан артык эшләмиләр. Чөнки торыр җире дә булмаган кеше мондый хезмәт хакына яши алмый. Ул фатир арендалауга китеп тора. Әйткәнемчә, май указларына ярашлы, укытучының хезмәт хакы төбәктәге уртача хезмәт хакына тиң булырга тиеш. Әмма күп җирдә бу үтәлми. Чиновникларның отчетлары буенча, алар үтәлгән кебек күрсәтелә. Министрлык хезмәткәрләре, мәктәп хакимияте һәм гади укытучының хезмәт хакын бергә кушып исәпләүне туктатырга кирәк. Окладлар түбән булу сәбәпле, укытучылар репетиторлык һәм башка өстәмә эшләр белән шөгыльләнә. Шулай булгач, белем бирү сыйфаты турында сүз алып барып буламы? Өстәвенә, уйланылып бетмәгән стимуллаштыру өстәмәләре төп эштән аера. Укытучы төпле белем бирү һәм укучылар турында уйлау урынына, тагын нинди өстәмә эш башкарып, нинди чараларда катнашып, кирәкле баллар җыю турында гына уйлый башлый. Бу бигрәк тә өлкән сыйныфларда үзен ныграк сиздерә. Ата-аналар: “Укытучылар, укучыларга аз игътибар бирә, үз вазифаларына салкын карый башладылар”, дип дәгъва белдерәләр. Бу укытучылар гаебе түгел– безне шундый көнгә китереп җиткерделәр. Минемчә, ил буйлап, укытучыларның төп окладын ике яшәү минимумына бәйләргә кирәк. Шул вакытта ул 22 мең сум тәшкил итәр иде. Калганы төбәк һәм муниципалитетлар мөмкинчелегенә карап. Ул вакытта, бәлки, яшьләр дә мәктәпкә тартыла башлар. Русиядә укытучы хәерче булырга тиеш түгел. Хәерчелек шәхесне баса һәм кимсетә, – дип чыгыш ясады “Учитель” профсоюзлар оешмасы әгъзасы Галина Васильева.
Чынлап та, май указлары игълан ителүгә җиде ел вакыт үтте, ә мәсьәлә чишелештән бик ерак тора. Бу хәл илнең барлык төбәкләрендәге кебек безнең Башкортстанда да күзәтелә. Мин моны таныш укытучылар һәм егерме биш ел укытучы булып эшләүче тормыш иптәшем мисалында да әйтә алам. Мәсәлән, гимназия укытучыларына 15 процент өстәмә түләнә иде. Бу гимназияләрдә эшнең күбрәк булуы белән аңлатылды. Чынлап та, бу уку йортларында күбрәк чаралар һәм мастер-класслар үткәрелә. Әлеге өстәмәне алып ташладылар. Республиканың Мәгариф алдынгысы исеме булган фидакарь укытучыларга 10 процент өстәмә түләнә иде. Әмма аны 2017 елда бетерделәр. Уфаның кайбер районнарында “Башкортстанның атказанган укытучысы” исеме өчен түләнгән 15 процент та шулай ук бетерелде. Мәсәлән, Уфаның Орджоникидзе районында ул 2018 елда гамәлдән чыгарылды. Республиканың атказанган хезмәткәрләренә закон нигезендә бирелергә тиешле өстәмәне нигә ниндидер район чиновнигы кисәргә тиеш соң?. Бу башбаштаклык түгелмени? Ни өчен шулай?