БР башлыгы указы белән 14 декабрь көне “Башкорт теле көне” буларак игълан ителгән. Бу көнне республика буйлап башкорт телен популярлаштыру, саклау һәм үстерүгә багышланган чаралар узачак.
2 декабрьдән алып социаль челтәрләрдә «Аҫылташ» интернет-марафоны старт алды. Анда яшь авторлар һәм җәмәгатьчелек фикере алдынгылары башкорт телендә яттан шигырьләр укый. Проект башкорт шагыйрьләрен популярлаштыру һәм интернетны башкорт контенты белән тулыландыруга юнәлтелгән.
14 декабрь көнне Башкорт теле көне педагогия университеты алдындагы мәйданда урнашкан башкорт мәгърифәтчесе Мифтахетдин Акмулла һәйкәленә чәчәкләр салудан башланып китәчәк.
Сәгать 10.00 да педагогия университетының төп корпусында башкорт теле һәм әдәбияты буенча республика ачык дәресе үткәреләчәк. Оештыручылар хәбәр итүенчә, интернетта дәреснең онлайн-трансляциясен карап булачак.
Башкаланың сәүдә үзәкләрендә сәгать 14.00дән алып 17.00гә кадәр мәгълүмати-күңел ачу чаралары каралган. “Мега”, “Ультра” һәм “Башкирия” лайфстайл-үзәгендә теләгән һәркем башкорт биюе дәресләре ала, башкорт телендәге мобиль кушымталар һәм грант проектлары презентацияләрен күрә алачак.