Мәгариф, мәгърифәт
26 Ноября 2019, 09:25

Башкортча мультфильм карыйбызмы?

Уфада башкорт телендәге балалар мультфильмнарын тәкъдим итәләр.

Добавить в предпочтительные источники Google
Уфада башкорт телендәге балалар мультфильмнарын тәкъдим итәләр. Бүген, 26 ноябрьдә, “Родина” кинотеатрында тамашачылар игътибарына 7 минутлык мультфильмның беренче чыгарылышын күрсәтәчәкләр.
Мультикның төп геройлары – Аяз аю, Танчулпан төлке, Булат бүре һәм Бибинур песи - төсләр, саннар, башкорт телендә хәрефләр һәм сүзләр өйрәнә. Беренче мультфильмның темасы – “Төсләр һәм ел фасыллары”. Сюжет буенча, геройлар елның һәр мизгеленең символын эзли. Ә укытучы Өммебикә ябалак аларга ярдәм итә.
Премьера уңаеннан 18.45тә балалар өчен «BALALAR байрамы» үткәреләчәк. Чара программасында – иң кечкенәләр өчен күңелле уеннар һәм биюләр, аквагрим, төрле кул эшләре ясау.
Мультфильмнар көз көне старт алган “Балалар” проекты кысаларында чыгарыла башлады. Ул башкорт телен җиңел формада өйрәнер өчен балалар онлайн-продуктлары булдыруга юнәлтелгән. “Балалар” проекты БР дәүләт телләрен саклау һәм үстерү максатыннан БР башлыгы гранты кысаларында гамәлгә ашырыла.
Читайте нас