Барлык яңалыклар
Мәгариф, мәгърифәт
13 ноябрь 2019, 12:25

Стажёрны ничек ияләштерергә?

Студент булсаң, син дә кил!

Уфада “Мин-профессионал” белем бирү олимпиадасы программасы кысаларында бу проектның җитәкчесе Валерия Касамараның “Олимпиада “ Я– профессионал”. Шок работодателя, или Как приручить стажёра” дигән темага ачык лекциясе үтәчәк. Студентлар белән очрашуында Валерия Касамара заман студентларының социаль өметләре өлкәсендәге тикшеренүләрен, карьера һәм академик траекторияләр төзүнең үзенчәлекләрен ачып салачак, шулай ук яшь вуз чыгарылыш студентлары өчен социаль лифтлар проблемаларына да кагылачак.
Очрашуга Башкортстанның барлык студентлары чакырыла.
Чара 14 ноябрь көнне Башкорт дәүләт университетының төп корпусында 15.00дә башлана.
Валерия Касамара – Икътисад югары мәктәбе проректоры, “Мин – профессионал” олимпиадасы җитәкчесе.
Читайте нас: