Барлык яңалыклар
Мәгариф, мәгърифәт
8 ноябрь 2019, 12:00

“Киләчәк мәктәпләре” нинди булыр?

Русиянең яңа типлы мәктәпләрендә өлкән һәм башлангыч сыйныф укучылары аерым корпусларда укыячак.

Русиянең яңа типлы мәктәпләрендә өлкән һәм башлангыч сыйныф укучылары аерым корпусларда укыячак. Чөнки өлкән сыйныф укучылары өчен заманча кабинетлар таләп ителә, диелә Стратегик инициативалар агентлыгының документында. Проект Русия президенты Владимир Путин йөкләмәсе буенча эшләнде.
“Без искергән нормаларны үзгәртү һәм балаларга уңайлы һәм хәвефсез заманча мәктәп проектларын әзерләү буенча эш башладык, – ди агентлыкның матбугат хезмәте.
Инициативаларның берсе көнбатыш тәҗрибәсен кулланырга тәкъдим итә. Анда мәгариф аерым баскычларга бүленгән. Эш шунда: өлкән һәм урта сыйныф укучылары мәгарифнең үсешле технологик алымнарына мохтаҗ. “Өлкән сыйныф укучыларына, мәсәлән, физика, химия һәм башка табигый-фәнни дисциплиналар буенча лаборатор тикшеренүләр өчен проектлау модульләре кирәк”,– диләр белгечләр. Мәсьәләне хәл итүнең төп юлы дип алар өлкән сыйныфларны яңа корпусларга күчерүне атый. Әмма экспертлар фикеренчә, бүгенге мәктәпләрдә бу мөмкин түгел.
Шулай ук киләчәк мәктәбендә төрле чаралар үткәрерлек күпфункцияле мәйданы булган спорт заллары төзү ниятләре бар.
Уку йортының коридорлары күпсанлы китап киштәләре тезелеп киткән китапханәгә, ә подваллары гардероб һәм китап саклау урын ына әйләнәчәк.
Читайте нас: