Барлык яңалыклар
Мәгариф, мәгърифәт
7 ноябрь 2019, 14:45

Укытучылар мәктәпкә бармый?

Математиклар, физиклар һәм башка белгечләр кая булган?

РФ Мәгариф министры О.Васильева югары белем алган яшь педагогларның өчтән бере генә мәктәпләргә бара, дип белдерде.
Шул сәбәпле, белем учакларында бүген математика, физика, информатика һәм инглиз теле укытучылары җитми.
Ел саен 73 меңнән артык яшь кеше педагогик белем алу нияте белән югары уку йортларының бюджет бүлекләренә укырга керә.
"Соңгы елларда без педагогик югары уку йортларына 73 мең 647 кеше кабул итәбез. Тик аларның 60% тулы белем ала һәм 30 проценты укытыра килә”,-диде министр борчылу белдереп.
2019 елда бу уку йортларына бюджет урыннары тагын да арттырылган булган.
Читайте нас: