Дистә еллар дәвамында Русия дөньяда иң күп укучы ил исемлегендә булды. Ләкин соңгы елларда күпләр гәзит-журналлар, китаплар укудан читләште кебек...
Халыкның азрак укый башлавы властьларны да борчый, әлбәттә. Шуны истә тотып, Мәдәният буенча комитет каршындагы Җәмәгать советы Дәүләт Думасында “Русиялеләр кабаттан иң күп укучы милләт була алырмы?” дип аталган утырыш үткәрде. Анда китапханәләр, әйдәүче нәшриятлар һәм китап кибетләре җитәкчеләре катнашты.
Русия президентының халыкара мәдәни хезмәттәшлек буенча махсус вәкиле Михаил Швыдкой мәктәп программаларына милли әдәбиятны да кертергә тәкъдим итте: “Без үзебез яшәгән илне белмибез. Без татар әдәбиятын, башкорт әдәбиятын белмибез, бу җинаять. Юл бер генә: аларны мәктәп программасына кертү кирәк”.
Аның фикеренчә, китаплар уку белән бәйле проблемаларга ниндидер дәрәҗәдә бердәм дәүләт имтиханы да комачаулык итә. Ул шулай ук: “Сугыш һәм солых”ны уку өчен бүген нибары 8 минут вакыт җитә, чөнки җаваплар бирү өчен шул да җитә”,- диде.
Музыкант Сергей Шнуровның исә үз фикере: “Бер дәвердә дә күп укымаганнар. Бу уңайдан төп сорау туа: ни өчен укырга соң? Яшь кешегә, әгәр ул аңламый икән, шуны аңлату кирәк: уку аңа бу тормышта ни өчен кирәк?”.
Русия дәүләт балалар китапханәсе директоры Мария Веденяпина әйтүенчә, бүгенге көндә төбәк китапханәләре клублар ролендә чыгыш ясый. “Без кино күрсәтәбез, танышу кичәләре үткәрәбез – үзебезнең эшчәнлеккә кагылмаган нәрсәләр белән шөгыльләнәбез. Бу – абсурд, моны кайчан да булса туктатырга кирәк”,- ди ул.
Җәмәгать советы утырышында шулай ук мәдәният оешмаларына арзанлы хаклар белән китаплар сату өчен мәйданнар бирүне рөхсәт итүче закон проекты да тикшерелде. Экспертлар фикеренчә, бу китап сату өчен өстәмә дәртләндерү чарасы булып торыр иде.
Әйткәндәй, бүген Башкортстанда да гәзит-журнал һәм китап укучылар саны кимү күзәтелә. Элек гаилә саен 3-5 данә гәзит-журналларга язылган булсалар, бүген бөтенләй матбугатка язылмаучылар да бар. “Акча җиткерә алмыйбыз, хаклар тешләшә” дип зарланалар.
Без командировкаларга чыкканда китапханәләргә дә кагылабыз. Ләкин кечкенә авылларда аларның күбесенең ябылуы, эшләп килгәннәренең дә кайсыберләрендә “Өмет” гәзитен яздырмаулары тирән борчуга сала. Әгәр гәзитебез китапханәләргә килеп торса, авыл халкы анда барып булса да укыр иде, минемчә...