Барлык яңалыклар
Мәгариф, мәгърифәт
28 октябрь 2019, 14:10

Нинди телдә күбрәк сөйләшәләр?

Русиянең аз санлы халыкларының телләре кимсетелгән хәлдә, аларның 54е хәтта аерым исемлеккә кертелгән.

Русиянең аз санлы халыкларының телләре кимсетелгән хәлдә, аларның 54е хәтта аерым исемлеккә кертелгән.
Уфада узган Халыкара тел конференциясе нәтиҗәләре буенча “Башинформ” агентлыгында узган матбугат конференциясендә Русия Фәннәр академиясенең Этнология һәм антропология институтының фәнни хезмәткәре, “Вестник антропологии” журналының баш мөхәррире, тарих фәннәре докторы, профессор Марина Мартынова шул хакта сөйләде.
Аның әйтүенчә, 2010 елда халык исәбен алганнан соң илебездә 174 тел теркәлгән, ә кайсыбер мәгълүматларга караганда, әгәр диалектларны да исәпләгәндә, алар саны 277гә җитә. Күпчелек халык рус телен белә (98,2 процент). Моннан тыш 23 процент халык тагын да 38 телне белә, калган 114 тел тик 1 процент халык арасында гына таралган.
Рус теленнән тыш, илдә иң күбе татар, чечен, башкорт телләрендә сөйләшәләр. Алардан кала украин, чуваш, авар, якут телләрендә сөйләшүчеләр күп.
Читайте нас: