Барлык яңалыклар
Мәгариф, мәгърифәт
20 октябрь 2019, 23:21

Ошамаса башка мәктәпкә күчегез

Омск шәһәре мәктәбендә бер парта артына өчәр укучыны утырта башлаганнар.

Омск шәһәре мәктәбендә бер парта артына өчәр укучыны утырта башлаганнар.
Ата-аналар ризасызлык күрсәтә башлагач: “Ошамаса документларыгызны алыгыз да башка мәктәпкә күчегез”, - дип әйткәннәр. Бу хәл башка төбәкләрдә дә күзәтелә. Мәсәлән, Иркутск өлкәсендә парталарны коридорларга тезә башлаганнар. Пермь өлкәсендә нормативлар буенча исәпләсәң 30 мең укучыга мәктәп җитешми. Оптимизация дип, мәктәпләрне күпләп ябу һәм соңгы елларда укучылар саны арта башлау, шушы көнгә китереп җиткерде. Мәктәпләргә акчаны балалар саны буенча бүлә башлагач, директорлар утырырга урын булмаса да укучылар санын арттырырга тырышалар.
Читайте нас: