Барлык яңалыклар
Мәгариф, мәгърифәт
14 октябрь 2019, 21:21

Медаль өчен балл?

Бу үзгәреш кертелерме?

Бу үзгәреш кертелерме?
РФ Дәүләт Думасына яңа закон проекты кертелде. ЛДПР партиясе вәкиле белдергән тәкъдим хуплау тапса, мәктәпне фәкать “биш”легә тәмамлаучыларның БДИ нәтиҗәләренә ким дигәндә 11 балл өстәләчәк. Әлегә бөтен өстәмәләр биш баллда туктала иде. Әйткәндәй, һәр уку йорты рөхсәт ителгәннән чыгып, яшь кешенең уңышларын исәпкә алып, БДИга күпме балл өстәргә икәнлеген үзе хәл итәчәк.
“Укучылар омтылырлык ориентирлар булырга тиеш. Мәктәптә унбер ел белем алу теләге артсын өчен урта белем алучыларның тырышлыгын бәяләргә кирәк”, – ди проект авторы.
Өстәмә балларны бакалавриат һәм специалитет абитуриентлары гына ала алачак. Яңалыклар “Мәгариф турында” законның 71нче маддәсенә кертелергә тиеш.
Мәктәп медальләре өчен балларны артык нык үстерү кирәкми. Югыйсә, ришвәтчелек китереп чыгарачак, ди Югары икътисад мәктәбе профессоры Константин Сонин.
Читайте нас: