Барлык яңалыклар
Мәгариф, мәгърифәт
10 октябрь 2019, 19:42

Яшьләр белемле булырга тиеш!

Уфада өченче халыкара мәгариф салоны узачак

“Мәгарифнең яңа субъективлыгы” халыкара салоны 6-9 ноябрь көннәрендә ВДНХ-Экспо мәйданында узачак.

Төбәк мәгариф министрлыгында белдерүләренчә, анда панель дискуссияләр, түгәрәк өстәлләр уздыру күз уңында тотыла.

Чара мәгариф өлкәсе вәкилләре, әти-әниләр, укучылар, эшкуарлар өчен оештырыла. 15 мең кеше катнашыр дип көтелә.

Булачак абитуриентларга төрле уку йортларының кабул итү комиссияләре белән очрашып, булачак һөнәрне дөрес сайлау юнәлешендә сөйләшү мөмкинлеге булачак.
Читайте нас: