Барлык яңалыклар
Мәгариф, мәгърифәт
5 сентябрь 2019, 13:11

Греф имтиханнарны “үтерергә” чакырды

Имтиханнар уку теләген бетерә дип саный Саклык банкы башлыгы Герман Греф.

Имтиханнар уку теләген бетерә дип саный Саклык банкы башлыгы Герман Греф.

“Бу һәлакәт... Минем шәхси максатларымның берсе – имтиханнарны юк итү “, - дип белдерде ул Саклык банкның Көнчыгыш икътисади форумы кысаларында үткән пленар сессиясендә.

Грефның сүзләре буенча, балалар мәктәптән инде “инвалид” булып чыгалар, чөнки бәяләү системасына шулкадәр күнеккән балалар, киләчәк тормышларында мондый система булмаса, иркенәеп китәләр дә бернәрсә эшләргә әзер түгелләр.

Үткән ел Саклык банкы җитәкчесеннән аерым фәннәрне, әйтик математиканы, тирәнтен
укытуга махсуслашкан мәктәпләргә "эләккән" иде. Балаларга аерым предметлар буенча
белемне тынгычлап тутыру – ул үткән чорлар калдыгы, ә математиклар һәм
программистларга киләчәктә сорау аз булачак дигән иде ул.
Читайте нас: