Барлык яңалыклар
Мәгариф, мәгърифәт
4 сентябрь 2019, 13:39

Оятка калган укучылар кичә БДИ тапшырды

Башкортстанда БДИ тапшыруның өстәмә этабы башланды.

Башкортстанда БДИ тапшыруның өстәмә этабы башланды. Кичә укучылар рус теленнән имтихан тотты.

БДИ тапшыруны минималь балллар җыя алмаучыларга яисә БДИның беренче дулкынын төрле сәбәпләр аркасында төшереп калдырганнарга рөхсәт иттеләр.

Алар арасында Балтач районыннан укучылар да бар иде. Хәтерегездә булса, 16 укучыны ул вакытта күчерүдә тотканнар иде.

Укучылар һәм ата-аналары бу карар белән риза түгел, әлбәттә. Ләкин комиссия карарына аларның сүзләре мөһим булмады.

ГТРК “Башкортостан” хәбәр итүенчә, БДИны уңышлы тапшырган хәлдә дә, укучылар быел вузларга керә алмый инде, чөнки кабул итү комиссияләре тәмамланды. Ә менә аттестатларын аларга тапшырачаклар, һәм бу 16 укучы үз көчләрен алдагы елга республиканың вуз-көллиятләрендә сыный алачак.
Читайте нас: