Барлык яңалыклар
Мәгариф, мәгърифәт
2 сентябрь 2019, 17:41

Бүген – Белем көне!

БР Мәгариф министры вазифаларын вакытлыча башкаручы Айбулат Хаҗин укучыларны яңа ук елы башлану уңаеннан котлады.

БР Мәгариф министры вазифаларын вакытлыча башкаручы Айбулат Хаҗин укучыларны яңа ук елы башлану уңаеннан котлады.
«Балалар, бу матур көн сезне яңа белем серләрен ачарга, кечкенә һәм зур җиңүләргә дәртләндерсен. Ә алган белемегез һәм осталыгыгыз сезгә тормышта гел кирәк булыр. Сез үзегезнең кыю уйларыгызны тормышка ашыра алырсыз. Ә укытучыларыгыз сезнең белән горурланыр!”– диелгән ведомствоның махсус сайтында.
Кадерле дуслар! “Өмет” коллективы исеменнән сезнең барчагызны да Яңа уку елы башлануы белән котлыйбыз!
2019-2020 уку елы сезгә зур уңышлар, шатлыклар, максатларга ирешү мөмкинлекләре алып килсен. Алда күңелле, кабат кайтмас мәктәп елларының чиратагысы. Җиңел адымнар, зур уңышлар, шат кәеф белән бергәләп узыйк аны.
Кадерле беренчеләр! Зур бәйрәмегез белән котлыйбыз. Сез үстегез, сез мәктәпкә төштегез. Мәктәп юлларын “Әлифба" белән башлыйк, тормыш юлларын туган тел белән узыйк! Яңа уку елында ак юллар сезгә!
Читайте нас: