Барлык яңалыклар
Мәгариф, мәгърифәт
22 август 2019, 12:57

Казанны да күргәне юк икән үзенең

Бельгия кызы Тукай иҗатын каян белә?

Испаниядә үткән Сабантуйда менә шушы чибәр туташ “Туган тел” җырын саф татарча җырлап, зур бүләккә – калфак һәм камзулга лаек була.
Ундүрт яшьлек Николь Каньяндеквиның шаккатыргыч бу чыгышы беркемне дә игътибарсыз калдырмады, дип хәбәр итә "Татар-информ".
Чигүле бәрхәт киемнәр бу кара чибәр кызга бик килешә. Бу мизгелдә аның никадәр сөенүен аңлавы кыен түгел.
Никольга бу бүләкне Татарстанның мәдәният министры урынбасары Гүзәл Шәрипова тапшырды.
Әйткәндәй, Испаниядә Сабантуй 17-18 августта үтте. Аны "Tatar camp for kids in Spain" халыкара лагерь коллективы оештырды.
Николь бу лагерьга икенча тапкыр килгән. Габдулла Тукай шигырен ул былтыр ятлаган булган. Быел ул Бельгия, Германия һәм Нидерландиядән килгән балалар белән бәйге тоткан. Тамашачылар Никольнең чыгышын аеруча яраткан.
Николь инглиз, француз, һәм фламанд телләрен белгән. Лагерьда татар телен өйрәнә башлаган. Ә берәр кышкы каникулында ул Казанны килеп күрергә хыяллана.
Читайте нас: