Август киңәшмәсендә төбәк җитәкчесе Радий Хәбиров чыгарылыш укучыларының Русия вузларына укырга керү хакында үз фикерен белдерде. Аның сүзләренчә, башкала университетлары Башкортстан вузларына караганда яхшырак белем бирергә мөмкин.
“Иң белемле укучыларыбызның башкала вузларына укырга китү буенча аһ-вах килүне туктатырга кирәк дип уйлыйм, - ди Радий Фәрит улы. – Китсеннәр. Алар үз юлларын үзләре сайлый. Бу дөрес”.
Төбәк җитәкчесе чит вузларда белем алган чыгарылыш студентлары республикага кире кайтсын өчен нишләргә дигән сорау мөһимрәк дип белдерде. Һәм бу сорау белән шәхсән үзе һәм хөкүмәттәге аның идарәчелек командасы шөгыльләнәчәген ассызыклады.