Барлык яңалыклар
Мәгариф, мәгърифәт
19 август 2019, 21:01

Мәктәпләрдә кәрәзле телефоннарны тыячаклар, ди

Укучылар телефонсыз нишләрләр инде...

Русия Мәгариф министрлыгы, мәгариф өлкәсенә күзәтчелек хезмәте һәм Русия мәгариф академиясе мәктәпләрдә кәрәзле телефоннар белән куллануны чикләү тәкъдиме белән барлык төбәкләргә мөрәҗәгать иттеләр.
Укучылар мәктәпкә аяк басу белән телефоннарын тавышсыз режимга куярга тиешләр. Мәктәп җитәкчелеге телефоннарны вакытлыча саклау урыннары белән тәэмин итәргә тиеш булачак. Телефоннарны үзе белән алырга бары шикәр чире һәм башка, һәрвакыт күзәтү астында булырга тиешле, авыру белән бәйле укучы балаларга гына рөхсәт ителәчәк. Башка илләрдә мондый алым берничә ел кулланыла инде. Русия мәктәпләрендә телефонны сүндерү тәкъдиме белән 90 процент укытучылар, 89 процент ата-аналар һәм 61 процент укучылар килешкән.
Читайте нас: