Барлык яңалыклар
Мәгариф, мәгърифәт
19 август 2019, 13:49

Мәктәп укучысының букчасы ничә кг булырга тиеш?

Роспотребнадзор 1-2 сыйныфларда укучыларның букчасы авырлыгы нормативларын раслады.

Роспотребнадзор ата-аналарны 1-2 сыйныфларда укучыларның букчасы авырлыгы 2,2 килограммнан артмаска тиеш дип кисәтә.
“Укучыга нагрузканы киметер өчен көндәлек уку әсбаплары һәм язу-сызу предметларының төрле сыйныфлардагы авырлыгы нормативлары кертелгән. 1-2 сыйныфлар өчен аларның авырлыгы 1,5 кг.нан артмаска тиеш. Ранецның авырлыгы исә 700 граммнан артмавы зарур”, - диләр ведомство вәкилләре.
3 һәм 4 сыйныфлар өчен шундый авырлык 2 килодан, 5-6 сыйныфларда укучылар өчен – 2,5 кг.нан, 7-8 сыйныфлар өчен – 3,5 килодан, 9-11 сыйныф укучыларының уку әсбаплары авырлыгы 4 килодан армтаска тиеш.
Роспотребнадзорда шулай ук урта һәм өлкән сыйныфларда белем алучы укучыларның сумкалары авырлыгы 1000 граммнан артмаска тиеш. “Шул ук вакытта ранец киң лямкалы, формасын саклый торган булырга тиеш. Букча материалының җиңел, ныклы, су үтми торган, тазартырга уңайлы булуы күзаллана”, - диләр Роспотребнадзорда.
Читайте нас: