Барлык яңалыклар
Мәгариф, мәгърифәт
16 август 2019, 03:26

1 сентябрьгә балаларга посылка җибәрик!

Русия Почтасы Белем көненә багышлап социаль акция игълан итте.

Русия Почтасы Белем көненә багышлап социаль акция игълан итте.
Акциянең асылы шунда: ярдәм күрсәтергә теләгән һәр кеше уку кирәк-яраклары тутырылган посылканы республиканың балалар социаль учреждениеләрнә җибәрә ала. Бу уңайдан һәр почта бүлекчәсендә эченә дәфтәр, рәсем альбомы, буяу, ручка һәм карандаш тутырылган әзер җыелмалар сатыла. Кайда җибәрүне сайлавы җиңел булсын өчен операторларда республика балалар учреждениеләренең исемлеге бар.Посылканы, ул исемлектән тыш, Русия Федерациясе территориясендә урнашкан теләсә кайсы балалар учреждениесе адресына җибәрергә мөмкин. Мәрхәмәтлелек җыелмасына почта бүлекчәсендә сатылган башка уку кирәк-яракларын өстәргә дә мөмкин. Русия Почтасының Башкортстан филиалы җитәкчелеге, балалар йортларында тәрбияләнүче бер бала да күңел җылысы һәм игътибардан читтә калмас дип ышана.
Читайте нас: