Барлык яңалыклар
Мәгариф, мәгърифәт
9 август 2019, 17:42

Олимпиадада җиңсәң, миллион синеке булыр!

РФ Президенты Владимир Путин олимпиадада җиңүчеләргә миллион сум акча вәгъдә итте!

Русия Президенты олимпиадада җиңүчеләр өчен стипендияләр турындагы указга кул куйган иде.
Указ гомум фәннәр буенча халыкара олимпиадаларда җиңү яулаган укучыларга премия түләү мәсьәләсен көйли.
Ил Президенты билгеләвенчә, агымдагы елда алтын медаль өчен укучылар һәм аларның тренерлары – бер миллион сум, көмеш өчен – 500 мең сум, бронза өчен 400 мең сум алачак.
Вузлардагы магистратура студентлары да грантка дәгъва итә ала. Ил Президенты билгеләвенчә, студент-магистрлар аерым казанышлары өчен дәүләт түләвен алачак. Аның күләме ай саен 20 мең сум тәшкил итәчәк.
Читайте нас: