Яңа уку елына күп тә калмады инде. Әмма Башкортстан мәктәпләрендә бүген математика һәм инглиз теле укытучылары, ә балалар бакчаларында тәрбиячеләр җитешми.
Мәгариф учреждениеләре 1578 һөнәр остасын көтә. Бу мәгълүматны бүген “Мәгариф сәгате”ндә БР мәгариф министры вазифаларын башкаручы А.Хаҗин җиткерде.
Уфада бүген 604 педагог таләп ителә. Башкала мөгаллимнәргә шундый зур кытлык кичерә. Бу республика буенча иң зур сан. Радий Хәбиров белдерүенчә, Уфа, Стәрлетамак, Салават, Октябрьский кебек зур шәһәрләр, республикадан ярдәм көтәргә түгел, мөгаллимнәр һәм тәрбиячеләр мәсьәләсен үзләре хәл итәргә тиеш.
Мәгариф ведомствосы җитәкчесе белдерүенчә, авылларда кадрлар мәсьәләсен хәл итәргә яшь укытучыларга тәгаенләнгән грантлар ярдәм итә ала. Радий Хәбиров, 2019 елның 1 июлендәге карары белән, һәр елны бүленәчәк 600 мең сумлык 100 грант булдырды. Быел 196 гариза тапшырылган. Сайлап алу уздырылган. Башкорстанда яше 35 кадәр булган 100 мөгаллим тиздән үз акчаларын алачак.