Барлык яңалыклар
Мәгариф, мәгърифәт
16 июль 2019, 16:42

БДИ өчен – 100 мең!

Бу акчаларны 3 имтиханнан барлыгы 250 (яисә югарырак) һәм сынауларның берсен 95тән ким булмаган баллга тапшырган студентлар алачак.

Уфада БДИ буенча югары балл җыючы беренче курс студентлары 100 мең сум акча алачак. Моның өчен ким дигәндә 250 балл иясе булырга кирәк.
Сүз УДНТУның “100 балл өчен 100 мең сум” программасы хакында бара.
Университет ректоры Рәмил Бахтизин бу акчаларны 3 имтиханнан барлыгы 250 (яисә югарырак) һәм сынауларның берсен 95тән ким булмаган баллга тапшырган студентларга тапшырачаклары хакында сөйләде.
Матди ярдәмне шулай ук Бөтенрусия олимпиадалар җиңүчеләре алачак.
Читайте нас: