Барлык яңалыклар
Мәгариф, мәгърифәт
10 июль 2019, 10:40

Студентлар штрафтан азат ителә

Владимир Путин чит ил югары уку йортларында грант исәбенә укып, тәгаенләнгән урыннарга эшкә кайтмаган яшьләрне штрафтан азат итүче указга кул куйды.

РФ президенты Владимир Путин чит ил югары уку йортларында грант исәбенә укып, тәгаенләнгән урыннарга эшкә кайтмаган яшьләрне штрафтан азат итүче указга кул куйды.
Бу документ рәсми интернет порталда куелган. «РИА Новости» белдерүенчә, грантлар чит илләрнең әйдәүче югары уку йортларына көндезге бүлеккә үзаллы укырга кергән һәм киләчәктә алган квалификацияләре буенча тәгаен оешмаларда эшләргә тиеш булган РФ гражданнарына конкурс нигезендә бирелә.
Документта, шул оешмаларга эшкә кайтмаган очракта, социаль ярдәм буларак бүленгән акчаны студентлар кире кайтарырга тиеш диелгән.
Моңа кадәрге документтагы бу пунктта кайсыдыр оешма исәбенә укыган студентлардан грантка сарыф ителгән акчаны икеләтә күләмдә штраф буларак түләтү каралган була.
Читайте нас: