Барлык яңалыклар

Коррупцияме, әллә аңгыралыкмы?

Балтач районында 16 укучының БДИ нәтиҗәләре гамәлдән чыгарылган.

Башкортстанның Балтач районында дәүләт имтиханнары нәтиҗәләрен фальсификацияләргә маташулар теркәлгән. Нәтиҗәдә имтихан тапшыручы 16 чыгарылыш укучысы эшләре гамәлдән чыгарылды. Алар аттестатсыз калган. Бу хакта кичә оператив киңәшмәдә республика башлыгы вазифасын башкаручы Радий Хәбиров хәбәр итте.
“Баксаң, безнең “дан”ыбыз бөтен илгә таралган икән. Балтачта коррупция микән ул, әллә аңгыралыкмы – моны ачыкларга кирәк. БДИ тапшыру пунктларының берсендә балалар өчен тигез булмаган шартлар тудырырга, имтихан нәтиҗәләрен фальсификацияләргә маташулар теркәлгән. 16 бала дисквалификацияләнгән, бүгенге көндә алар аттестатсыз, уку йортларына да керә алмыйлар”, - диде төбәк җитәкчесе.
Радий Хәбиров Балтач районы хакимияте җитәкчесе Илгиз Субушевка бу вакыйгада гаеплеләрне ачыкларга йөкләмә бирде.
“БДИ тапшыру пункты җитәкчесе, моның өчен җаваплы укытучылар белән икеләнүләрсез хушлашырга кирәк, - диде ул. – Шулкадәр акылсыз булгач, мәктәптә нишли алар? Монтажник, йөк ташучы булып эшләсеннәр. Әгәр инде муниципалитеттан да бу кырын эштә катнашучылар табылса, димәк, җинаять эшләре ачылачак. Җәзасы закон буенча булачак”.
Читайте нас: