Барлык яңалыклар

Иң акыллылар читкә китә

Бердәм дәүләт имтиханнарыннан йөз балл җыйган яшьләрнең өчтән ике өлеше югары белем алу өчен Башкортстаннан читкә китә.

"Бердәм дәүләт имтиханнарыннан йөз балл җыйган яшьләрнең өчтән ике өлеше югары белем алу өчен Башкортстаннан читкә китә", – диде БР Мәгариф министры вазифаларын башкаручы Айбулат Хаҗин БР Хөкүмәтендә узган оператив киңәшмәдә.
Быел йөзәр балл җыючылар икеләтә диярлек арткан. 2018 елда аларның саны 58 булса, быел 109 яшь кеше йөзәр балл җыйган.
Әмма нәтиҗәләр яхшырак булган саен, чит төбәкләргә укырга китүчеләр саны да арта. Айбулат Хаҗин белдерүенчә, бу акыллы егет-кызларның алтмыш сигезе (66%) Мәскәү, Санкт-Петербург, Казанга юл ала. "Башка елларда ничек була иде?" – диде бу мәгълүмат белән кызыксынып Радий Фәрит улы.
"Узган елда йөзәр балл җыйган илле биш яшь кешенең утыз бише (64%) читкә китте",– дип җавап бирде Хаҗин.
Моңа каршы Радий Хәбиров белем алган яшьләрнең кабат республикага кайтуы мөһимлеген, монысының инде макроэкономикага кагылышлы мәсьәлә булуын белдерде. Радий Фәрит улы Хөкүмәткә Русия Мәгариф министрлыгы белән Башкортстанда федераль университет төзү турында килешүләр төзи башларга кушты.
Читайте нас: