Барлык яңалыклар
Мәгариф, мәгърифәт
24 июнь 2019, 14:52

Кемнәр генә бушка укыр?

2024 елга Русиянең югары уку йортларында бюджет исәбенә уку мөмкинлеге 25 процентка кадәр кимиячәк.

2024 елга Русия югары уку йортларында бюджет исәбенә уку мөмкинлеге 25 процентка кадәр кими, дип хәбәр итә артык сөенечле булмаган бу яңалыкны РИА "Новости".
Ягъни 2024 елга Русиянең югары уку йортларында түләүсез уку мөмкинлеге 2019 ел белән чагыштырганда 17 процентка кимрәк булачак.
Бушка уку мөмкинлеге кимесә дә, абитуриентлар саны 15 процентка артачак икән. Бу яңалык аеруча төбәкләрдәге уку йортларына кагылачак, ди.
2017 елда 575,7 мең бюджет урыны булса, 2018 елда ул 597,6 меңгә җиткән, ә 2019 елда 518,4 калган.
2020 елда бюджет урыннарының - 2 процентка, арытаба 4 процентка кими килүен билгеләп, 2024 елга 432,4 меңгә азаеп китүен фаразлыйлар.
Хөкүмәтнең докладында Русия мәктәпләрен тәмамлаучы һәм чит илләрдән киләчәк абитуриентларны кушып, аларның 2024 елга гомум санын чыгарганнар.
2019 елда 713,8 мең абитуриент булса, 2024 елга ул 823,8 меңгә җитәчәк. Шулай итеп, бюджет урыннарга конкурс уртача 1,9 кеше тәшкил итәр, диләр. Әлеге белән чагыштырганда, бюджетка керү мөмкинлеге шул фаразлаган 25 процентны китереп чыгара да инде.
Бюджет урыннарның ни сәбәпле киметелүе хөкүмәт докладында күрсәтелми.
“Известия”гә шунысы мәгълүм булган ки, абитуриентлар саны демография мәсьәләсенә бәйле түгел. Сәбәп, нигездә, чит илдән килүчеләр санын максатчан арттыруда икән. “Мәгариф” милли проекты кысаларында аларның саны икеләтә арттырылып, 425 меңгә кадәр җиткерелергә тиеш.
Читайте нас: