Барлык яңалыклар
Мәгариф, мәгърифәт
20 июнь 2019, 18:32

Хуш, мәктәп!

Кичке күлмәкләр эзләп, кабатланмас булу өчен аларны тектереп: “Теләгәне булырмы, килешерме, иң матуры мин булырмынмы?” дип баш катырулар артта калды.

Кичке күлмәкләр эзләп, кабатланмас булу өчен аларны тектереп: “Теләгәне булырмы, килешерме, иң матуры мин булырмынмы?” дип баш катырулар артта калды. Мәктәпне тәмамлаучылар хушлашу кичәләренә җыена. Имтиханнар, борчылулар артта калды.
Матур киемнәр, җыр-музыка, биюләр иртәнгә кадәр дәвам итәчәк. Хуш, мәктәп, алда зур тормыш!
Русия буенча быел 650 меңгә якын яшь кеше канат ныгытып, үз хыялларына таба очышка әзерләнә. Кемдер укырга керер, кемдер эшкә тотыныр.
Иң-иңнәрне бүген Дәүләт Кремль сараена чакырдылар. Анда «Выпускник – 2019» премиясен тапшыру тантанасы уза. Мәскәүнең Горький паркында 20 меңнән артык укучы җыелачак. Бу соңгы җиде елда рекордлы сан.
Читайте нас: