Барлык яңалыклар
Мәгариф, мәгърифәт
19 июнь 2019, 15:21

БДИда 0 балл ни өчен куела?

Әстерхан өлкәсендә профильле математика буенча Бердәм дәүләт имтиханында 0 балл алган укучыларның эшләре кабат карала.

Әстерхан өлкәсендә профильле математика буенча Бердәм дәүләт имтиханында 0 балл алган укучыларның эшләре кабат карала. Дөрес тутырылмаган булу сәбәпле, бу эшләр шундый бәягә дучар ителгән. Конфликтларны тикшерү комиссиясе эшләрне карагач, укучылар үзләре дә аның белән таныша алачак, дип белдерә РИА Новости.
Имтихан бланкларын компьютер тикшерә. Андагы кечкенә хилафлык та бу акыллы машина таләпләренә туры килми. Менә шул сәбәпле, шактый борчылырга мәҗбүр итәр хәлләр килеп чыга.
Читайте нас: