Барлык яңалыклар
Мәгариф, мәгърифәт
13 июнь 2019, 15:38

Яшь укытучыларга грантлар

Башкортстанда авыл җирендә эшләүче яшь укытучыларга грантлар булдырылды.

Башкортстанда авыл җирендә эшләүче яшь укытучыларга грантлар булдырылды. Бу хактагы указга Башкортстан башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров кул куйды.
Документка ярашлы, 2019 елның 1 июленнән ел саен һәрберсе 600 мең күләмендәге 100 грант булдырылды.
Грантларга авыл җирлегендәге белем бирү учреждениеләрендә ким дигәндә 2 ел эшләгән 35 яшькәчә укытучылар дәгъва итә ала. Мәгариф учреждениеләренең халкы 10 меңнән артык булмаган авыл биләмәләрендә урнашуы шарт. Дәгъвачыларны белем бирү учреждениеләре һәм район мәгариф идарәләре тәкъдим итә. Конкурска документлар тапшыру срогы – ел саен 1 августка кадәр.
Читайте нас: