Барлык яңалыклар

Әйдәгез, балалар, ялга!

Быел Башкортстанда җәйге ял лагерларенда һәм санаторийларда 390 меңнән артык бала ял итәчәк. Бу бөтен укучыларның 83 процентының җәйге ялы оешкан төстә узачак дигән сүз.

Быел Башкортстанда җәйге ял лагерларенда һәм санаторийларда 390 меңнән артык бала ял итәчәк. Бу бөтен укучыларның 83 процентының җәйге ялы оешкан төстә узачак дигән сүз.
Балалар ялын тиешле дәрәҗәдә уздыру максатында 1 млрд 833 млн 770 мең сум акча бүленгән.
Аның 1,5 млрд. сумнан күбрәге республика, ә 272,2 млн сумы муниципаль бюджеттан килә. Бу хакта БР Сәламәтлек саклау министры вазифаларын башкаручы Максим Забелин хөкүмәт утырышында белдерде.
Республика балаларын җәйге ялга 1407 мәктәп яны, 110 – шәһәрдән читтә урнашкан, 985 – ял һәм хезмәт лагеры, 27 – балалар санаторийлары, 37 – палаткалы лагерь, 85 – профильле лагерь кабул итәчәк.
Һәр баланың җәйге ялы төбәк казнасына 17 мең сумга төшә.
Читайте нас: