Кардиолог табиб, Русиядә кардиологлар җәмгыяте әгъзасы, терапевт Альбина Шаһидуллина имтиханнар алдыннан зыянсыз булып тоелган валерьянка тамчылары да эчәргә киңәш итми, бу мәктәп укучыларының игътибарын киметергә мөмкин.
Әлеге препаратның организмга ничек тәэсир иткәнен алдан белеп булмый, артык тынычланып, баланың эшкә сәләте сүлпәнәергә, аллергия дә башланырга мөмкин. Мөһим эш алдыннан кешенең стресс кичерүе, борчылуы нормаль күренеш. Аның белән көрәшергә дә кирәкмидер бәлки. Күп очракта борчылуны төрле ысуллар белән җиңәргә тырышу күп көчне ала, нәтиҗәдә, имтихан биремнәрен чишәр өчен укучының игътибары кими», – ди Альбина Шаһидуллина. Имтихан алдыннан табиб даруларсыз гына тынычланырга киңәш итә. Дөрес туклану мөһим. БДИ алдыннан катлаулы углеводларга бай ризыклар ашарга, ә аксым күп булган азык-төлектән тыелып торырга кушалар. Ятар алдыннан ашаган ризык йокы сыйфатына да тәэсир итә. Кайбер ризыклар тиз йоклап китергә булыша. Кичке ашка иң әйбәте – яшелчәләрдән пешерелгән рагу, дөге, солы боткасы, яшелчә салаты. Төнгә каршы итле ризык, бәрәңге, консерва, кәбестә ашарга киңәш ителми. Борычлы, артык баллы тәм-томнар да йокыны качыра.