Барлык яңалыклар

Русия фәне яшәрә

Русия Президенты Владимир Путин фикеренчә, бүген илебез фәне яшәрә һәм көндәшлеккә сәләтлерәк була бара.

Русия Президенты Владимир Путин фикеренчә, бүген илебез фәне яшәрә һәм көндәшлеккә сәләтлерәк була бара. Бу хакта ул Сочида мегагрант алучылар һәм яшь галимнәр белән очрашуда да белдерде.

“Безнең фән яшьрәк, көндәшлеккә сәләтлерәк була бара. Асылда, Русиянең яңа фән географиясе барлыкка килә: көчле гыйльми мәктәпләр бүген Мәскәү белән Петербургта гына түгел, ә калган шәһәрләрдә дә актив үсешә, – диде ил җитәкчесе. – Шул ук вакытта бу лабораторияләрдә эшләүче хезмәткәрләрнең яртысыннан күбесе – 60 процент тирәсе – 39 яшькә кадәрге галимнәр”.

Владимир Путин ил төбәкләрендә фәнни потенциалны ныгыту һәм галимнәргә заманча эш шартлары тудыру дәвам ителәчәк дип белдерде.




Читайте нас: