Барлык яңалыклар

Бүген башкорт теленнән диктант язалар

Бүген Уфа башкорт теле буенча халыкара диктант үзәгенә әйләнде. Әле диктант язу мәйданнарына үз көчләрен сынап карарга теләүчеләр җыела башлады.

Бүген Уфа башкорт теле буенча халыкара диктант үзәгенә әйләнде. Әле диктант язу мәйданнарына үз көчләрен сынап карарга теләүчеләр җыела башлады. Араларында яшьләр дә, өлкәннәр дә, башкорт телен яхшы белүчеләр дә, шулай ук телне яңа гына өйрәнә башлаучылар да бар, ди оештыручылар.
Әйтергә кирәк, әлеге чараны үткәрү турындагы күрсәтмәгә Башкортстан башлыгы вазифасын башкаручы Радий Хәбиров кул куйды. Диктант язуда Русиядән һәм чит илләрдән 100 меңнән артык кеше катнашыр дип көтелә.
Диктант язуның төп мәйданы Уфада Башкорт дәүләт университетында урнашкан. Биредән Башкортстан, Казан, Ырынбур, Чиләбе, Ханты-Мансийск, Пермь, Санкт-Петербург һәм Мәскәүдә оештырылган башка мәйданчыкларга трансляция оештырыла.
Чит илләрдә диктант мәйданчыклары Канаданың Монреаль, Оттава һәм Торонто, АКШның Нью-Йорк һәм Лос-Анджелес, Төркиянең Истанбул һәм Анталья, Кытайның Гуанчжоу һәм Пекин, Казахстанның Нурсолтан шәһәрләрендә үтә.
Читайте нас: