Барлык яңалыклар

Башкорт теленнән диктант язарга нибары ике көн вакыт калды

Башкорт теленнән халыкара диктант Русиянең барлыҡ төбәкләрендә һәм чит илләрдә бер үк вакытта — 2019 елның 18 маенда үткәрелә. Ул Уфа вакыты буенча иртәнге сәгать 10-да башлана.

Башкорт теленнән халыкара диктант Русиянең барлыҡ төбәкләрендә һәм чит илләрдә бер үк вакытта — 2019 елның 18 маенда үткәрелә. Ул Уфа вакыты буенча иртәнге сәгать 10-да башлана.

Диктант үтәчәк төп мәйданчыклар:

- Башкорт дәүләт университетының төп уку корпусындагы (З.Вәлиди урамы, 32 йорт) 2нсе санлы аудитория (башкорт телендә ирекле аралашучылар өчен), 1нче санлы аудитория (башкорт телен яңа өйрәнә башлаганнар өчен).

- М.Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университетының 2 корпусындагы (Октябрь революциясе урамы, 3а) 202 аудитория (башкорт телендә ирекле аралашучылар өчен), 206 аудитория (башкорт телен яңа өйрәнә башлаганнар өчен).

Альтернатив мәйданчыклар БДУ филиалларында, Башкортстан һәм Русия төбәкләрендә, якын һәм ерак чит илләрдәге мәктәп, училище-көллият, институт-университетларында, китапханәләрдә булдырыла.

Тулырак мәгълүматны bashkdictant.ru сайтыннан белергә була.
Читайте нас: