Барлык яңалыклар
Мәгариф, мәгърифәт
28 апрель 2019, 19:05

Сезнең мәктәптә буллинг юкмы?

Башкортстан үсмерләрен һәм педагогларын белем бирү учреждениеләрендә буллинг белән бәйле хәлләргә карата аноним сорау алырга чакыралар.

Башкортстан үсмерләрен һәм педагогларын белем бирү учреждениеләрендә буллинг белән бәйле хәлләргә карата аноним сорау алырга чакыралар. БР Җәмәгатьчелек палатасы матбугат хезмәте мәгълүматы буенча, анкета сорауларына җавапларны 2019 елның 30 апреленә кадәр (14.00 сәгатькә) кабул итәләр.
Сорау алуны “Янәшәдә бул” үсмерләр арасында буллингны профилактикалау проекты кысаларында БР Мәгариф үсеше институты үткәрә. Әлеге проект төбәк җитәкчесе Радий Хәбиров боерыгы белән БР Җәмәгатьчелек палатасы тарафыннан эшен башлаган иде.
“Сорауларга эчкерсез җаваплар үсмерләр мохитендә мыскыллауның (буллинг) барлыкка килү сәбәпләрен ачыкларга һәм аңларга ярдәм итәчәк. Ата-аналар, укытучылар, сыйныф җитәкчеләре, мәктәпләр хакимиятләрендә килеп туган проблемаларны җиңәргә ярдәм итәчәк. Анализланган нәтиҗәләр методик материаллар әзерләү нигезенә салыначак”, - ди институтның мәгълүмат-аналитика бүлеге начальнигы Миңнислам Галиәскаров.
Белем алучылар өчен анкета: https://forms.gle/MnEMNBWZ6Di1GVRG6
Педагоглар өчен анкета: https://forms.gle/PS2RdwaGBmYzLFqw7
Читайте нас: