Барлык яңалыклар
Мәгариф, мәгърифәт
26 апрель 2019, 15:31

Һәр дүртенче шимбә – тематик көн

Мәгълүм булуынча, сентябрьдән республиканың барлык мәктәпләрендә дә уку атнасы биш көнлек булачак. Бу идеяне Башкортстан башлыгы вазифасын башкаручы Радий Хәбиров тәкъдим иткән иде.

Мәгълүм булуынча, сентябрьдән республиканың барлык мәктәпләрендә дә уку атнасы биш көнлек булачак. Бу идеяне Башкортстан башлыгы вазифасын башкаручы Радий Хәбиров тәкъдим иткән иде.
Ә шимбә көннәрен тематик чаралар үткәрү өчен файдалану турында әйтелде. Һәр мәктәп айның бер шимбәсендә балаларның гомум үсүен күзаллаган чаралар үткәрәчәк. Бу уңайдан Мәгариф министрлыгы Хөкүмәттә үткән “Мәгариф сәгатендә” мәктәп шимбәләре өчен тематикалар исемлеген тәкъдим итте. Мәсәлән, сентябрьдә спорт шимбәсе үткәрергә мөмкин. Этношимбә, экологик, патриотик, мәдәни, туристик, цифрлы, хәйрия шимбәләре, сәламәтлек, һөнәрләр турында мәгълүмат бирү көннәре кебек укучыларның күзаллавын киңәйтүче чараларны мәктәп үз карамагыннан чыгып үткәрә ала. Шулай да кайсыбер темалар мәҗбүри булачак, дип белдерде мәгариф министры вазифасын башкаручы Айбулат Хаҗин.
Республика җитәкчесе Радий Хәбиров мәктәпләрдә тематик шимбәләр үткәрүне ныклап уйларга кушкан иде. Чаралар шулкадәр киңколачлы һәм фәһемле булырга тиеш ки, “бала өенә канатланып кайтып: “Әти, әни, мин бүген шулкадәр күп нәрсә турында белдем, миңа нык кызык булды!” - дип әйтерлек булсын” дигән иде ул.
Читайте нас: