Барлык яңалыклар
Мәгариф, мәгърифәт
23 апрель 2019, 18:46

16 яшь галим 500 мең сумлык грантлар алачак

Башкортстаннан 16 яшь галим “УМНИК-2018” программасы җиңүчеләре булган. Аларның 11е конкурсның төбәк этабында җиңү яулаган. 3се - “УМНИК-НТИ” конкурсында, ә 2 яшь галим Инновацияләргә булышлык күрсәтүче фонд һәм “Роснано” белән берлектә үткәрелгән конкурста лидер булган.

Башкортстаннан 16 яшь галим “УМНИК-2018” программасы җиңүчеләре булган. Аларның 11е конкурсның төбәк этабында җиңү яулаган. 3се - “УМНИК-НТИ” конкурсында, ә 2 яшь галим Инновацияләргә булышлык күрсәтүче фонд һәм “Роснано” белән берлектә үткәрелгән конкурста лидер булган. Һәр җиңүче үзе сайлаган юнәлештә арытаба эзләнүләр алып барыр һәм проектын тулысынча тормышка ашырыр өчен 2 елга тәгаенләнгән 500 мең сум акча алачак. Грантлар алучылар исәбенә - УДАТУдан - 8, УДНТУ һәм БДУдан – 3әр, БДМУ һәм БДУның Стәрлетамак филиалыннан берешәр проект кергән, дип хәбәр итәләр Башкортстанның фән үсеше фондының матбугат хезмәтендә.
“Безнең проект 1 кешегә тәгаенләнгән вертолет тибындагы һава транспорты чарасыннан гыйбарәт. Ул шәһәрнең тыгыз урнашкан урамнарында хәвефсез күчеп йөрергә мөмкинлек бирә”, - дип сөйли “УМНИК-НТИ” конкурсы җиңүчеләренең берсе Тимур Йосыфов.
Аның фикеренчә, бу яңа транспорт чарасын куллану даирәсе гаять киң булачак: бу йөк ташулар да, аэротакси хезмәте дә. Тимурның бу яңалыгы коткаручылар һәм ЭЭМ структуралары хезмәтендә файдалы булырга мөмкин.
“Проект бик катлаулы, шуңа күрә мин бу транспорт чарасының тәҗрибәле өлгесе 5-7 елдан соң гына төзелеп бетәр дип фаразлыйм”, - ди Тимур.
Читайте нас: