Барлык яңалыклар
Мәгариф, мәгърифәт
16 апрель 2019, 15:44

Халыкара дәрәҗәдә үтәчәк

Башкорт теленнән диктант быел беренче тапкыр халыкара дәрәҗәдә үтәчәк. Бу тәкъдим белән башкорт телен саклау һәм үстерү фонды чыкты. Тиешле карарга Башкортстан башлыгы вазифасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров кул куйды.

Акция 18 майга тәгаенләнгән. Диктантны әзерләү эшләрендә БДУ катнаша. Нәкъ БДУда язачаклар аны. Башкорт телен камил һәм башлангыч дәрәҗәдә белгәннәр өчен диктант текстлары төрле булачак. Диктантны укучылар кандидатуралары әлегә раслана.
Бүгенге көндә Башкорт теленнән халыкара диктантны үткәрү буенча мәгариф министры Айбулат Хаҗин рәислегендәге оештыру комитеты булдырылган. Оештыру комитеты составында – БР Башлыгы идарәсенең иҗтимагый-сәяси үсеш буенча начальнигы Урал Килсенбаев, БР мәдәният министры Әминә Шәфыйкова һәм башка рәсми шәхесләр.
Читайте нас: