Барлык яңалыклар
Мәгариф, мәгърифәт
12 апрель 2019, 15:42

Олимпиадаларда җиңүчеләргә премия булырмы?

Башкортстанда туган телләр буенча олимпиадалар җиңүчеләренә төбәк Башлыгы премиясен булдырырга тәкъдим итәләр.Бу премия башкорт теле һәм туган телләр буенча олимпиадаларда, шулай ук “Урал батыр” республика конкурсында җиңүчеләргә республика башлыгының махсус премиясен булдырырга тәкъдим итәләр.Премия егерме укучыга иллешәр мең сумнан булуы бар. Бу тәкъдимне бүген башкорт теле һәм әдәбияты укытучыларының I Бөтенрусия съездында БР Мәгариф министры вазифаларын вакытлыча башкаручы Айбулат Хаҗин белдерде.

Башкортстанда туган телләр буенча олимпиадалар җиңүчеләренә төбәк Башлыгы премиясен булдырырга тәкъдим итәләр.
Бу премия башкорт теле һәм туган телләр буенча олимпиадаларда, шулай ук “Урал батыр” республика конкурсында җиңүчеләргә республика башлыгының махсус премиясен булдырырга тәкъдим итәләр.
Премия егерме укучыга иллешәр мең сумнан булуы бар. Бу тәкъдимне бүген башкорт теле һәм әдәбияты укытучыларының I Бөтенрусия съездында БР Мәгариф министры вазифаларын вакытлыча башкаручы Айбулат Хаҗин белдерде.
Айбулат Хаҗин белдерүенчә, башкорт теле һәм әдәбияты буенча төбәкара олимпиадаларында җиңүчеләргә югары уку йортларына кергәндә өстәмә баллар өстәргә тәкъдим итте.
Моның өчен ул бөтенрусия олимпиадалар сафына кертелергә тиеш.
“Балалар туган телләрне теләп өйрәнсен өчен өстәмә дәртләндерү чаралары соратыла, — диде Айбулат Хаҗин. — Моның өчен укыту методикасын булдырырга, дәресләрне нәтиҗәле һәм мавыктыргыч итеп уздырырга кирәк”.
Атнасына биш көн укуга күчү сәбәпле, буш шимбәне «Этно-шимбә» ясарга дигән тәкъдим дә бар.
Читайте нас: