Барлык яңалыклар
Мәгариф, мәгърифәт
3 апрель 2019, 16:06

Укытучы укучыны үтүк белән газаплаган

Воронеж өлкәсендәге Землянск шәһәрендә бер укытучы ир 12 яшьлек укучыны үтүк белән газаплаган. Баланың әнисе хәбәр итүенчә, 20 март көнне укытучы белән укучы арасында конфликт чыга һәм укытучы үтүкне розеткадан тартып алып, малайның аркасына куя һәм пар җибәрә.

Мәктәп директоры бу хәлнең чын булуын раслаган. Малай 1 һәм 2 нче дәрәҗәдәге пешүләр алган.
– Бу укытучы бездә 35 ел эшли, - дип бәян иткән мәктәп директоры Валерий Синягин. – Ул көнне малайлар үзләренең тәртибе белән укытучының нервысын какшатканнар, ул нәрсә эшләгәнен үзе дә аңламаган...
Укытучы шул көнне үк эштән китүе турында гариза язган.
Укытучылар үзләренең тәртипләре белән көн саен гаҗәпләндерүләрен дәвам итәләр. Былтыр февраль аенда Ленинград өлкәсенең Всеволожск мәктәбендә бер укытучы 2006 елда туган малайны тәнәфес вакытында тотып алып башы белән стенага чәкәгән иде. Малайның ул вакытта мие селкенде.
Укытучылар ни өчен үзләрен кулда тота алмый? Укытучылар тарафыннан балага начар мөгамәлә, мыскыл итү, дорфа сүзләр әйтү кебек хәлләр турында еш ишетергә туры килә. Әмма аларның барысы да игътибарга алынмый, онытыла, гафу ителә. Тик бу дөресме соң?
Читайте нас: