Республиканың Мәгариф министрлыгы мәктәпләрнең 60 проценты 1 апрельдән 5 көнлек уку атнасына күчте дип хисап тотты.
Башлангыч сыйныф укучыларының барысы да атнасына 5 көн укыячак. Кайсыбер мәктәпләрдә 5-11 сыйныфлар да яңа форматта укуга күчте. Калган мәктәпләр яңа расписание буенча агымдагы елның 1 сентябреннән эшли башлаячак.
Укытучыларның хезмәт хакы элекке күләмдә калачак дип хәбәр итә РИА “Новости”.