Барлык яңалыклар
Мәгариф, мәгърифәт
1 апрель 2019, 21:53

Башлангыч сыйныфлар 5 көнлек уку атнасына күчте

Бүгеннән башлап республикада башлангыч сыйныф укучылары биш көнлек уку атнасына күчте. Баймак мәктәпләрендә 1-4нче сыйныф укучыларының биш көнлек уку атнасына күчүе хакында районның мәгариф бүлеге җитәкчесе Илдус Зәйнуллин түбәндәгеләрне бәян итте.

Бүгеннән башлап республикада башлангыч сыйныф укучылары биш көнлек уку атнасына күчте.
Баймак мәктәпләрендә 1-4нче сыйныф укучыларының биш көнлек уку атнасына күчүе хакында районның мәгариф бүлеге җитәкчесе Илдус Зәйнуллин түбәндәгеләрне бәян итте: “Районда 3851 бала башлангыч сыйныфларда белем ала. Аларның 917се беренче сыйныфта укый. Беренчеләр болай да шимбә көнне ял итәләр иде. Ә 2-4 сыйныфлар, бу 62 мәктәп дигән сүз, 5 көнлек уку атнасына күчте. Бу ата-аналар теләге белән эшләнде.
Уку программасы СанПин нормаларына ярашлы алып барылачак. Биш көн укыйбыз дип, программаны кыскартып булмый. Без аны дәрестән тыш үткәрелгән сәгатьләр белән тулыландырабыз. Алар – физкультура, тирә-як мохитне өйрәнү һәм әдәби укулар”.
Читайте нас: