Барлык яңалыклар
Мәгариф, мәгърифәт
29 март 2019, 23:01

Укытучылар җыенга җыела

10 - 12 апрель көннәрендә Уфада башкорт теле һәм әдәбияты укытучыларының I Бөтенрусия җыены узачак.Бу хакта БР Мәгариф министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.Чара республиканың 100 - еллыгына багышлана. Ул Конгресс-холлның “Торатау” мәйданында узачак.

10 - 12 апрель көннәрендә Уфада башкорт теле һәм әдәбияты укытучыларының I Бөтенрусия җыены узачак.
Бу хакта БР Мәгариф министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Чара республиканың 100 - еллыгына багышлана. Ул Конгресс-холлның “Торатау” мәйданында узачак.
Җыенда Башкортстанның һәм Русия Федерациясенең мәгариф оешмаларыннан башкорт теле һәм әдәбияты укытучылары, туган телдә белем бирүче гомум белем бирү учреждениеләре директорлары, район һәм шәһәр мәгариф бүлекләренең туган телләрне укыту буенча методистлары һәм белгечләре, югары уку йортлары, җәмәгатьчелек вәкилләре катнашачак.
Җыенда катнашучылар Башкортстанда һәм Русия субъектларында башкорт телен укыту, саклап калу, үстерү мәсьәләләрен уртага салып сөйләшәчәк; Башкортстан Республикасында туган телләрне укыту Концепциясенә тәкъдимнәр кертәчәк.
Башкортстан хөкүмәтенең вице-премьеры Ленара Иванова җитәкчелегендәге оештыру комитеты составына БР Хөкүмәте, Дәүләт җыелышы, Мәгариф министрлыгы, Бөтендөнья башкорт корылтае, Дәүләт сәүдә комитеты, Фәннәр академиясе, Сәламәтлек саклау министрлыгы, Вакытлы матбугат агентлыгы, Уфа шәһәре хакимияте, Башкорт дәүләт университеты вәкилләре кергән.
Читайте нас: