Барлык яңалыклар
Мәгариф, мәгърифәт
27 март 2019, 16:32

Нибары 5 көн!

1 апрельдән башлангыч сыйныф укучылары атнасына биш көн укуга күчә.

1 апрельдән башлангыч сыйныф укучылары атнасына биш көн укуга күчә.
Уфаның бөтен мәктәпләре дә 1 сентябрьдән шул режимга күчеп бетәчәк. Бүген инде шәһәрнең егерме мәктәбендә биш кенә көн укыйлар.
Көн саен башлангыч сыйныфлар арасында беренчеләр – дүрт, 2-4 сыйныфлар – биш, 5-6 сыйныфлар – алты, 7-11 сыйныфлар җиде дәрестән дә артык укымаска тиеш.
Икенче сменада укучылар да биш көнлеккә күчә. Анда дәресләр кырык минутка кала һәм 19.00 сәгатьтә төгәлләнә.
Бүген 118 мең Уфа укучысының 19 меңе икенче сменада укый.
Читайте нас: