Барлык яңалыклар
Мәгариф, мәгърифәт
25 март 2019, 20:20

Призер егетләр

Шимбә көнне, ягъни 22 мартта, Уфада мәктәп укучылары арасында химия фәне буенча уздырылган Бөтенрусия олимпиадасының йомгаклау өлеше үтте.“Яшел чаукалык” шифаханәсендә үткән тантаналы чарада илебезнең 55 төбәгеннән килгән 230 бала, укытучылар, республика җитәкчелеге, Башкортстанның 100 еллык юбилее уңаеннан безгә килгән абруйлы кунаклар катнашты.

Шимбә көнне, ягъни 22 мартта, Уфада мәктәп укучылары арасында химия фәне буенча уздырылган Бөтенрусия олимпиадасының йомгаклау өлеше үтте.
“Яшел чаукалык” шифаханәсендә үткән тантаналы чарада илебезнең 55 төбәгеннән килгән 230 бала, укытучылар, республика җитәкчелеге, Башкортстанның 100 еллык юбилее уңаеннан безгә килгән абруйлы кунаклар катнашты.
Ил буенча илле бишенче тапкыр узган олимпиаданың йомгаклау чарасы Уфада дүртенче тапкыр үтте.
Аларга җиңүче дипломнарын Идел буе федераль округы буенча РФ президентының тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров һәм Башкортстан башлыгы вазифаларын башкаручы Радий Хәбиров, М.Ломоносов исемендәге университетның химия факультеты профессоры, химия буенча Бөтенрусия олимпиадасының жюри рәисе В.Лунин тапшырды.
Сыйныфлар бүленеше буенча Мәскәү, Татарстан, Чиләбе, Вологда, Мордва, Коми, Удмурт республикалары, Новгород, Свердлау, Сарытау, Томск, Новосибирск өлкәләре һ.б. төбәк вәкилләре дипломнар белән бүләкләнде.
М.Ломоносов исемендәге университетның химия факультеты профессоры, химия буенча Бөтенрусия олимпиадасының жюри рәисе В.Лунин Башкортстан республикасы исеменә җылы кабул итү өчен рәхмәт белдерде.
«Менделеев җәмгыяте, БМО Генассамблеясе тәкъдиме белән, 2019 ел “Менделеевның периодик таблицасының 150 – еллыгы елы” дип игълан ителде. Бу уңайдан күп чаралар уздырыла. 5 декабрьдә Япониядә аның йомгаклау тантанасы узачак”,- диде академик.
Бу тантаналы чарада Башкортстанның алты укучысы призерлар сафында булуы шулай ук дәрәҗәле иде.
Радий Фәрит улы шаяртып әйткәнчә, бәйрәм уңаеннан без призлы урыннарны чит төбәкләрдән килгән укучыларга бирергә булдык.
Уйлап карасаң, безнең егетләр химия фәнен бик ярата икән бит. Кәрим Куланчин, Тимур Дәүләтбаев, Искәндәр Шәмигулов, Азат Вәлиев, Артур Кулушев, Азамат Сафиканов үзләренең җиңүе белән моны раслады. Алар Бөтенрусия олимпиадасында катнашып, республика данын яклады. Бу һич кенә дә җиңел эш түгел иде һәм алар сынатмады.
Егетләрнең тырышлыгы, ирешкән уңышлары безнең өчен зур сөенеч. Киләчәктә егет-кызларның белемгә омтылышы артыр, республика данын якларлык кыю, белемле, максатчан яшьләр һәм тагын да зуррак җиңүләр булыр дип ышанабыз.
Афәрин, егетләр!
Читайте нас: