Барлык яңалыклар
Мәгариф, мәгърифәт
23 март 2019, 18:06

Киләчәк - яшь химиклар кулында

Уфада мәктәп укучылары арасында химия фәне буенча уздырылган Бөтенрусия олимпиадасының йомгаклау өлеше үтте.“Яшел чаукалык” шифаханәсендә үткән тантаналы чарада илебезнең 55 төбәгеннән килгән 230 бала, укытучылар, республика җитәкчелеге, бүгенге зур бәйрәмебезгә килгән абруйлы кунаклар катнашты.Ил буенча илле бишенче тапкыр узган олимпиаданың йомгаклау чарасы Уфада дүртенче тапкыр үтте.

Уфада мәктәп укучылары арасында химия фәне буенча уздырылган Бөтенрусия олимпиадасының йомгаклау өлеше үтте.
“Яшел чаукалык” шифаханәсендә үткән тантаналы чарада илебезнең 55 төбәгеннән килгән 230 бала, укытучылар, республика җитәкчелеге, бүгенге зур бәйрәмебезгә килгән абруйлы кунаклар катнашты.
Ил буенча илле бишенче тапкыр узган олимпиаданың йомгаклау чарасы Уфада дүртенче тапкыр үтте.
Аларга җиңүче дипломнарын Идел буе федераль округы буенча РФ президентының тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров һәм Башкортстан Башлыгы вазифаларын башкаручы Радий Хәбиров, М.Ломоносов исемендәге университетның химия факультеты профессоры, химия буенча Бөтенрусия олимпиадасының жюри рәисе В.Лунин тапшырды.
Игорь Комаров кайчандыр үзенең дә химия, математика буенча олимпиадаларда катнашуын әйтте. “Бу минем мәктәптәге иң чагу истәлекләремнең берсе, мин аның никадәр зур тырышлык таләп иткән хезмәт икәнен беләм. Тормышта нинди уңышларга ирешүегез үзегездән тора. Арытаба да сезгә уңышлар телим”, -диде.
Игорь Комаров 11 сыйныф укучыларына дипломнар тапшырды. Җиде шундый дипломны Мәскәү укучылары яулады.
Радий Фәрит улы яшьләргә мөрәҗәгать итеп, алар алдында илнең киләчәген тәшкил итәр заманча югары технология үсешен булдыру бурычлары торуын ассызыклады.
“Көн дә китап тотып укып утыру, өстәмә шөгыльләнү һәм җиңүләргә ирешү ул бик авыр хезмәт. Сезгә соклану һәм рәхмәт сүзләрен, рәхмәтемне җиткерәм!”- диде Радий Фәрит улы.
Радий Хәбиров үзен химия белән нигездә исеме бәйләп торуын да әйтеп үтте.
“Ерак 1964 елда, әтием Фәрит Барый улы, шулай ук укытучы, мин тугач, әниемә миңа Уран яки Радий дип исем кушарга тәкъдим иткән. Сайлау соңгысына төшкән. Мин радийның атом санын (Менделеев таблицасында 88) һәм күләм саннарын, химик элементлар һәм металлар белән бәйләнешен беләм,”– дип укучылар белән истәлекләрен бүлеште.
Радий Фәрит улы унынчы сыйныф укучыларына дипломнар тапшырды. Бу категориядә Мәскәү, Татарстан, Чиләбе вәкилләре бүләкләнде.
М.Ломоносов исемендәге университетның химия факультеты профессоры, химия буенча Бөтенрусия олимпиадасының жюри рәисе В.Лунин Башкортстан республикасы исеменә җылы кабул итү өчен рәхмәт белдерде.
«Менделеев җәмгыяте, БМО Генассамблеясе тәкъдиме белән, 2019 ел “Менделеевның периодик таблицасының 150 – еллыгы елы” дип игълан ителде. Бу уңайдан күп чаралар уздырыла. 5 декабрьдә Япониядә аның йомгаклау тантанасы узачак”,- диде академик.
Бер уңайдан ул республиканың 100 еллыгы белән котлады һәм укучыларга киләчәктә уңышлар теләде.
Тугызынчы сыйныф укучылары арасында мәскәүлеләр белән беррәттән, Вологда, Мордва республикасы укучылары да дипломнарга лаек булды.
Алдагы бүләкләү мизгелләрендә Новгород, Свердлау, Сарытау, Томск, Новосибирск өлкәләре, Коми, Удмурт республикасы вәкилләре сәхнәгә күтәрелде. Башкортстанның алты укучысы призерлар исемлегенә керде.
Радий Фәрит улы шаяртып әйткәнчә, бәйрәм уңаеннан без призлы урыннарны чит төбәкләрдән килгән укучыларга бирергә булдык.
Олимпиада Башкорт дәүләт университетында барды. Биредә уңайлы шартларда теориядән тыш, практик белемнәрен дә танытты.
Яшь булуларына карамастан, нидер “химичить” итеп өлгергән укучылар җиңүләр яулап, бүген өйләренә кайтып китте.
Белем зур тырышлык таләп итә. Ә ул китергән җиңүнең җимеше үтә дә татлы.
А.Хәбирова фотосурәтендә : Таһирова Мәдинә Казан кызы. Мәскәүдә яши һәм укый.
Киләчәктә МДУга химия факультетына укырга керергә әзерләнә.
Читайте нас: